Сергей Иванов Татарстанга чит ил туристларының кайчан килә алачагын сөйләде
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Коронавирус пандемиясе белән бәйле кризистан соң, Татарстанның туризм тармагын элеккеге хәлгә кайтару өч этапта узачак. Шул ук вакытта чит ил кунакларын туристлар агымын иң соңыннан торгызу планлаштырыла. Бу хакта Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
«Бу ел ахырыннан да иртәрәк булмас дип уйлыйм. Бәлки, 2021 елда гына. Кайбер Европа илләре, нигездә, хәтта Европа туристлары өчен дә үз чикләрен япты. Испания Франциядән һәм Германиядән туристларны кабул итми.
Коронавирус таралу белән бәйле мәсьәлә бик җитди. Без барыбыз да йоктыруның төп очраклары теләсә кайсы илгә читтән кергәнен аңлыйбыз. Әлбәттә, боларның барысын да мөмкин кадәр булдырмаска тырышачаклар. Минемчә, халыкара туризм һәм пассажирларны йөртү хезмәте иң соңгы чиратта ачылачак», — диде ул.
Сергей Иванов искә төшергәнчә, соңгы елларда төбәктә тышкы туризм тотрыклы үсеш күрсәтте. Узган ел Татарстанга 3,6 млн турист килде, кунакларның күбесе Россиядән иде.
Безгә иң күп чит ил туристлары килгән төп илләр бишлегенә Кытай, Германия, Бөекбритания, Төркия һәм Иран кергән.