Татарстан туризм тармагының кризистан чыгуның өч этабы билгеле булды
![Татарстан туризм тармагының кризистан чыгуның өч этабы билгеле булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/c0f4c6fa582df28565298cc18d05caa15b507731/store/fill/780/440/13030d0852eadd5249084ea7041591af513a9ff582f44bc2d3fdb64e30e0/AI3I5499.jpg)
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Коронавирус пандемиясе Татарстанның туристлык тармагына сизелерлек зыян китерде, әмма ул июньдә үк акрынлап торгызыла башланачак. Бу хакта Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
«Роспотребнадзор урнаштыру объектларына таләпләр кабул итәчәк. Беренче этапта без, һичшиксез, Татарстан халкына йөз тотабыз. Алар республика буенча сәяхәт итәчәк: Казанга, Казаннан Чаллыга, Чистайга, Кама Тамагына киләчәк. Беренче этап йөз процентка республика территориясендә генә булачак», — диде спикер.
Киләсе этапта, чикләүләр бетерелгәч, республика якын төбәкләрдән үз автомобилендә килүчеләрне яки транспорт хезмәтеннән кулланучыларны кунакка чакырырга планлаштыра. Өченче этап — халыкара туризм, әмма әлегә төгәл көн билгеле түгел. Бәлки, бу ел ахырында яисә 2021 елда гына булыр.
Спикер сүзләренчә, Татарстан туристлары хәзер үк республика буенча сәяхәт итә ала. Ялларда үз урынын алыштырырга теләгән кешеләр кунакханә булган теләсә кайсы шәһәргә килергә, урнашырга һәм, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, бу территорияләрдә булырга мөмкин.
«Июньдә без җәмәгать туклануы предприятиеләрен, төбәк чикләрен ачуны көтәбез. Әлегә безгә Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләрнең барысы да ике атналык үз-үзен изоляцияләү режимы узарга тиеш. Безнең өчен җәй башы — кечкенә тормыш, Татарстан өчен төп җылы сезон. 1 июньгә вазгыять тотрыклыланыр һәм төбәкара йөрүләр ачылыр дип өметләнәбез», — диде Сергей Иванов.