Чаллы Башкарма комитеты: Автобус йөртүчеләргә көнгә биш битлек бирелергә тиеш
![Чаллы Башкарма комитеты: Автобус йөртүчеләргә көнгә биш битлек бирелергә тиеш](https://tatar-inform.tatar/attachments/e2b04c9f36ea7e9784803fc71df9092b5047d105/store/fill/780/440/39d382a79ffe2945dc734b46efceda36fe808e3b51fb42e5d21c5532bac3/marshrutka.jpeg)
(Чаллы, 18 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы Башкарма комитеты, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрлеләрне транспортта йөртүчеләрнең санитар нормаларны үтәвен тикшерде.
Ачыкланганча, «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ йөртүчеләре сменага берәр битлек ала, гамәлдәге нормалар буенча аларга көненә кимендә биш битлек бирелергә тиеш. Башкарма комитетта кагыйдәләрне үтәү, әлбәттә, җитди чыгымнар таләп итә, дип билгеләп үтәләр.
Ай саен пассажирларны ташучыга 45 мең битлек һәм 9 мең пар перчатка алырга кирәк. Шулай итеп, битлеккә 1 млн 350 мең һәм перчаткага 180 мең сум акча кирәк булачак. Әмма ташучы аз чыгымлы таләпләрне дә тулысынча үтәми. Регламент нигезендә, йөртүчеләрнең температурасын һәр дүрт сәгать саен үлчәргә кирәк, ә факт буенча йөртүчеләрнең температурасын рейска кадәр һәм аннан соң гына үлчиләр.
Шулай ук диспетчерлык бүлмәсе санитайзерлар белән тәэмин ителергә тиеш, ә кинәт авырып киткән хезмәткәрләр өчен аерым бина әзерләргә кирәк. Анда кушетка һәм яхшы вентиляция булырга тиеш.
«Пассажирские перевозки» ҖЧҖнә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.