Рөстәм Миңнехановка алданган өлешчеләргә йортлар тапшыру турында хәбәр иттеләр
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм юл тармагы мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алданган өлешчеләр өчен йортларны төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыруда финанслау мәсьәләләре буенча фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
«ДОМ.РФ» АҖ белән хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. Аның мәгълүматларына караганда, 2019 елның октябрендә махсус фонд төзелгән, анда алданган өлешчеләр кергән.Техник заказчы билгеләнгән һәм аңа «ДОМ.РФ» АҖ аша акча бүлеп бирелә.
Шулай ук фонд белән 2049 фатирлы проблемалы дүрт төзелеш объектына килешү төзелде. Биредә 1549 фатир алданган өлешчеләрнеке (Казандагы «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» торак комплексы һәм Достоевский урамындагы 57нче торак йорт). Аларның гомуми суммасы 5,5 млрд сум.
Республика бюджетыннан өстәмә финанслау сыйфатында 2,2 млрд сум күләмендә акча кертелгән. Төзүче хокукын тапшыруны тәэмин итәргә кирәк иде, Достоевский урамы буенча төзүче хокукын быел тапшырдылар. «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» ТК объектлары буенча документлар белән эш алып барыла.
Моннан тыш, республика тагын алты объект төзелешен тәмамлау өчен гариза бирде.
Киңәшмәдә шулай ук Шәле (М7) — Баулы (М5) түләүле автомагистрален төзү проектын гамәлгә ашыру һәм Казан — Оренбург федераль автомобиль юлының яңа маршрутын киңәйтү буенча фикер алыштылар.