Татарстанда Иван Купала бәйрәме онлайн-форматта узачак
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, славян мәдәниятенең «Иван Купала» бәйрәме онлайн-форматта узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген билгеләп үтеләчәк бәйрәм программасында түбәндәге чаралар көтелә:
11.00 сәгатьтә — ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова онлайн-бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикли.
10 минуттан соң шул ук форматта гражданнарга Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов мөрәҗәгать итәчәк.
11.20 сәгатьтән 11.40 сәгатькә кадәр тамашачыларны бәйрәм белән «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Ирина Александровская, Татарстан «Берләшкән Украина милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Любченко, шулай ук Казанның «Спадчына» белорус җәмгыяте рәисе Сергей Маруденко котлаячак.
11.50 сәгатьтә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйровның видео котлавы көтелә.
12.00 сәгатьтә бәйрәм «Иван Купала бәйрәменең барлык төсмерләре» видеосы белән башлана, ул «Спадчына» һәм Янка Купала музее тарафыннан әзерләнгән.
14.00 сәгатьтә онлайн-чараның кунакларын республика Халыклар Дуслыгы йорты мәйданчыгында «Иван Купалада Славян базары»ның турыдан-туры трансляциясе көтә.
Бер сәгатьтән соң тамашачыларга «Суга такыя җибәрү йоласы» дигән видеоролик тәкъдим ителәчәк, ә 15.30 сәгатьтә бәйрәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләячәкләр.
16.00 сәгатьтә бәйрәм концерты була, анда Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан славян фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.
Иван Купала бәйрәме 20.00 сәгатьтә «Купала уты» чистарыну йоласы» ролигы белән тәмамланачак.