Саба районында йорт ишегалларында төзекләндерү эшләре башланды
(Саба, 25 июль, «Татар-информ», « Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башладылар. Сабаның З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15, 15А йортларның ишегалларында эш башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Авылда булсынмы, шәһәрдәме, йорт-җирне ишегалдыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Көндез эштә булган кешеләр ишегалдын кичен кайткач, машина кую урыны кебек кенә кабул итә. Ләкин әгәр гаиләдә балалар бар икән, ишегалдына караш үзгәрә. Алар нинди булырга тиеш дигән сорау туа. Шуңа күрә районда Татарстан Президенты программасы тормышка ашырыла башлаганчы былтыр ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән киңәштеләр.
Мәсьәләне уртага салып фикер алышулар үткәрелде, проектка төзәтмәләр кертелде. Башкарылачак эшләрнең план-схемасы шул йортлар янында һәркем күрерлек урынга урнаштырылды. Әйтик, З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15, 15А йортларның ишегалды мәйданы 6830 квадрат метр тәшкил итә. Бу территориягә торак милекчеләре 9 подъезддан чыгып йөри. Территориянең яртысы асфальтланачак.
«Эшкә 9 июльдә керештек. Бүген 5 эшче тротуарлар ясау өчен бордюрлар тезә, үзтөягечләр ком ташый. Җәяүлеләр юлы асфальтланачак. Барысы 24 автомобиль өчен ике машина кую мәйданчыгы, кер киптерү, ял итү урыннары аерым булачак. Балалар мәйданчыгына яңабаштан ком таратылачак. Тышкы яктырткычлар урнаштыру һәм башка эшләр субподрядчыга тапшырыла», — диде төп подрядчы оешма — җаваплылыгы чикләнгән «МДСУ-1» җәмгыяте мастеры Газинур Ибраһимов.
«Бердәм заказчы хезмәте» муниципаль унитар предприятиесендә әйтүләренчә, районда быел биш ишегалды төзекләндереләчәк. Шуның дүртесе — Шәмәрдәндә. Районда 2024 елга кадәр тәртипкә китереләчәк ишекалларының саны иллегә җитә.