Чирмешән районының Чумачка авылы юбилеена мемориал төзеткәннәр
![Чирмешән районының Чумачка авылы юбилеена мемориал төзеткәннәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/5a9d71b02ebcd772d15251227c867c5babbbc529/store/fill/780/440/8fb262b90da890b6f236afd45ef4d8261acc52a261e2c379ad27086e9659/%D0%A7%D1%83%D0%BC%D0%B0%D1%87%D0%BA%D0%B0+%D0%BC%D3%99%D1%87%D0%B5%D1%82.jpg)
(Чирмешән, 24 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районындагы кечкенә авылларның берсе — урман куенына сыенып утырган Чумачкага нигез салынуга 100 ел булды. Юбилей уңаеннан мемориал төзеткәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чумачкалыларның бу датаны зурлап билгеләп үтү нияте бар иде, тик моңа илдәге вазгыять комачаулады. -
«Авылыбызда мемориал төзү, авыл турында буклет бастыру һәм авыл бәйрәме оештыру идеясе бар иде», — ди Чумачкада туып үскән, бүген Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Габдулла Латыйпов.
Авылдашларга бәйрәм оештыра алмасалар да, мемориал эшләткәннәр, буклет та дөнья күрде. Мемориалны кайда урнаштыру хакында авылдашлар озак уйлаша һәм уртак фикергә килеп, аны авылның үзәгендә, нәкъ мәчет алдында торгызырга булалар. Мәчеткә килүчеләр исемлектәге туганнарын тагын бер кат искә төшереп, алар рухына догалар ирештерә алачак.
Мемориал өстенә ай урнаштыру да юкка гына түгел. Әлеге меориалның мәрмәр ташына Бөек Ватан сугышында яу кырында башларын салганнар, әлеге сугышта катнашучылар, Чумачканың имам-хатыйплары, авылның хөрмәтле кешеләренең исемнәре дә язылган.
Бу төзелешкә 400 мең сумнан артык акча тотылган һәм барысы да иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән эшләнгән.