Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә Россия Геройларын бәйрәм белән котладылар
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан геройлары көненә багышланган очрашу узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин Россия Геройларын бәйрәм белән котлады. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул, шулай ук очрашуның һәр катнашучысы, бигрәк тә яшь хәрби хезмәткәрләр өчен батырлык үрнәге булуын әйтте.
Анда сигез Россия Герое — Владимир Алимов, Марат Алыков, Рәфыйк Ихсанов, Рөстәм Клупов, Венер Мөхәммәтгәрәев, Вадим Макаров, Сергей Тулин, Игорь Уразаев катнашты. Алар Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында төзелгән Офицерлар клубы составына керә.
2020 елда вәкиллек Мәскәүдә яшәүче йөздән артык кешене — республиканың яшьтәшләрен, ягъни гасырлык юбилейларын үткәрүчеләрне котлады. Августта Офицерлар клубы әгъзалары Федераль хәрби Мемориаль зиратта армия генералы Мәхмүт Гәрәевка һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
Равил Әхмәтшин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу һәм рәсми булмаган разведчик Исхак Әхмәровка һәйкәл ачу тантанасында катнашуы, Татарстан делегациясенең республикадан дистәләгән хәрби хезмәткәр хезмәт итә торган «Хмеймим» авиабазасына баруы турында сөйләде. Делегация составында Россиянең өч герое — Офицерлар клубы вәкилләре Сириядә булды.
Очрашуда Россия биатлончысы, Россиянең атказанган спорт остасы, ЦСКА башлыгы урынбасары, полковник Светлана Ишморатова, генерал-майор Владимир Голубовский, хәрби очучы генерал-майор Равил Мугинов һәм башкалар катнашты.