Монополиягә каршы хезмәт социаль әһәмияткә ия товарларның бәясе артуны тикшерә
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре республикада социаль әһәмиятле товарларның бәяләре арту турындагы мәгълүматны тикшерә. Ел башыннан бу категориягә керә торган азык-төлек бәясе уртача 10,8 процентка арткан. Бу турыда журналистларга күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов хәбәр итте.
«Мониторингта күзәтелә торган 24 позиция турында сүз бара. Кайбер очракларда шикәрнең бәясе 65 процентка, карабодайныкы 47 процентка артуы теркәлде. Башка товарларның бәясе төшү очраклары да күзәтелде. Мисал өчен кәбестә 20 процентка, тары ярмасы 15 процентка, тоз һәм тавык ите берәр процентка төшкән», — диде Алмаз Яфизов.
Аның сүзләренчә, Татарстанда бәяләрне тикшереп тору эше даими режимда оештырыла. Пандемия башлангач, кибетләрдәге төп товарларга бәяләр Татарстан монополиягә каршы идарәсенең махсус контроленә алынды.
«Әлеге пандемия башланганнан бирле без Татарстан Икътисад министрлыгы һәм башка ведомстволар белән берлектә социаль әһәмиятле товарларның бәяләрен күзәтә башладык. Прокуратура белән бергә икмәк җитештерүчеләргә карата планнан тыш тикшерүләр үткәрелде, хокук бозу билгеләре ачыкланды һәм тиешле күрсәтмә бирелде», — диде Алмаз Яфизов.
Ул хәзерге вакытта атна саен бәяләргә мониторинг үткәрелүен әйтте. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бәяләр артуның нигезлелеген, җитештерүчеләр арасында килешү булу-булмавын тикшерелә. Мондый сигналларның берсе җитештерүчеләрнең һәм кибетләрнең бәяләрне бер үк вакытта күтәрү булырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр күзәтчелек органында.
«Күргәнебезчә, бөтен Россия буенча бәяләр арта. Җирле җитештерүчеләрнең сүз куешуга катнашын тиешле материалларны һәм тикшерүләрне анализлау барышында ачыкларга кирәк булачак», — дип йомгаклады Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары.