2020 елда Татарстан мөфтияте 73 фәтва чыгарды
![2020 елда Татарстан мөфтияте 73 фәтва чыгарды](https://tatar-inform.tatar/attachments/339b673869bbcc998162ef20d74791a4f0ec10fe/store/fill/780/440/e1dd60f1795af5b28d598289a50feb8076fb6eb93f7c4a3f38403d8a25ce/DSC_2513%5B1%5D.jpg)
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2020 ел башында Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтында «ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары» дигән яңа рубрика барлыкка килде. Фәтва темалары ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль ифта» мөселман call-үзәге белгечләренә еш бирелә торган сораулар һәм теге яки бу вакытта Татарстан мөселманнары өчен актуаль булган мәсьәләләрдән чыгып формалаша, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.
2020 елда барлыгы 73 фәтва әзерләнде. Аларның 6сы пандемия мәсьәләләренә: җомга намазын онлайн режимда, намаз укучылар арасында билгеле бер ара калдырып һәм саклагыч битлек киеп укуның дөреслеге, җеназа намазын, җомга намазын һәм гает-намазын уздыру тәртибе, дезинфекция өчен составында спирт булган чараларны куллануның дөреслегенә багышланган иде.
Фәтвалар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Фикһ» гыйлемен тулысынча үзләштергән шәригать белгечләре тарафыннан чыгарыла һәм Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан раслана. Татарстан мөфтияте фәтвалары Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезләмәләренә туры килә. Алар шулай ук татар теленә тәрҗемә ителә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары белән мөфтиятнең рус һәм татар телле битләрендә «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары» рубрикасында танышырга мөмкин. Фәтвалар шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Telegram каналында — @kamil_hazrat, «Instagram» социаль челтәрендә — @darulifta һәм Telegram каналында «Даруль-ифта Татарстан» адреслары буенча бирелә.
Теге яки бу мәсьәлә буенча дини нәтиҗә чыгару мөфтиләр һәм мөфтиятләрнең төп функцияләреннән берсе булып тора. «Фәтва» термины Исламда җәмгыять өчен актуаль булган проблемалар буенча дини-хокукый карарны аңлата. Шуңа күрә, нинди дә булса сорау килеп туган очракта, карар чыгаруны яки җавап бирүне сорап, «Фикһ» фәнен тирәнтен өйрәнгән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.