Казанда Наркотикларга каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында 2030 елга кадәр Россиянең Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан эчке эшләр министры сүзләренчә, Татарстанда оператив хәл контрольдә тора. 2020 елның 11 аенда республиканың хокук саклау органнары законсыз әйләнештән 188,5 килограмм наркотик һәм психотроп чаралар алган.
Республиканың беренче вице-премьеры хәбәр иткәнчә, Татарстан наркотик кулланучыларны медицина тикшерүе барышында ачыклаган күрсәткечләр буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарның берсен алып тора. 2020 елның тугыз аенда мондый фактлар саны 8,8 процентка арткан. Аның сүзләренчә, республикада наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен тәүлек буена 587 урын булдырылган, пациентлар тернәкләндерү программалары уза.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Россия дәүләт наркотикка каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру өчен чаралар күрү буенча эшче төркем булдырырга кушты. Республика җитәкчесе шулай ук, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш линиясе буенча урыннарда эшне көчәйтү өчен Татарстан районнарында күчмә киңәшмәләр уздырырга кушты.