Мөфти Равил Гайнетдинне «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләделәр
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдинга «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Бүләкләү тантанасы Россия Мөфтиләр шурасы резиденциясендә узды. Равил Гайнетдин «Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калуга һәм арттыруга, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге югары казанышларга зур өлеш керткән өчен» медаль белән бүләкләнде. Равил Әхмәтшин мөфти Равил Гайнетдиннең Россия мөселманнарын берләштерү эшенә керткән өлешен, исламның күп гасырлык әхлакый традицияләрен ныгытуын, зур мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында сөйләде.
«Ул Татарстанда туып, Бохарада ислам белеме алган. Бүген башкалада Россия Мөфтиләр шурасын һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләвегез белән горурланабыз. Сезнең эшчәнлегегез турында Мәскәүдә һәм Татарстанда гына түгел, бөтен илдә һәм чит илләрдә дә беләләр. Сезнең командагызга да зур рәхмәт, без аның белән күп еллар актив эшлибез», — диде ул.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк һәм Россия мөселман оешмалары эшчәнлегенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, дин өлкәсендәге бөтен эшчәнлеге Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов күз алдында үсеш алган. «Мин алар белән һәрвакыт киңәштем, аларның ярдәменә таяндым», — диде ул.
Шулай ук ул Равил Әхмәтшинга һәм аның җитәкчелегендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеккә хезмәттәшлек һәм актив эш алып барулары өчен рәхмәт әйтте.