Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2022

Балашов шәһәре мөселманнары җәмигъ мәчетенә ремонт ясап бетергән

0
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Балашов шәһәрендәге җәмигъ мәчетендә бер ай элек башланган ремонт эшләре төгәлләнгән. Мәчеткә йөрүчеләрнең сәдака акчаларына Балашов шәһәрендәге җәмигъ мәчетенең стеналары буялган, намаз кылу залында һәм коридорда түшәм тарттырылган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты яза. Балашов мәчетендәге ремонт изге Рамазан аена әзерлек һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылган. «Мәчетнең эчке ягы сизелерлек үзгәрде, һәм ул хәзер районыбыз халкын һәм кунакларын сөендерәчәк. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм! Сездән Аллаһ разый булсын!» — диде Балашов районының имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *