Минтимер Шәймиевне ЮНЕСКО гендиректоры һәм Эрмитаж җитәкчесе котлады
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Минтимер Шәймиев адресына Одри Азуле, Ирина Бокова һәм Михаил Пиатровскийлардан видео-котлаулар килеп иреште. Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлеген бәйрәм итә.
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына ЮНЕСКОның Генераль директоры Одри Азуле, 2010-2017 елларда ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийдан видеокотлаулар килде. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук үзләренең видео-котлауларын Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да юллады.
