Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2022

Республика балалар клиник хастаханәсендәге ковид-госпитальдә 80 бала дәвалана

0
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирустан Республика балалар клиник хастаханәсендә якынча 80 бала дәвалану уза. «Бүген иртәнгә якынча 80 бала», — дип белдерде Татарстан Республикасы Оператив штабының туры эфиры вакытында Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар пульмонологы Илнур Закиров. Балалар табибы хәзерге вакытта клиникада кислород ярдәме белән интенсив терапия узучы балалар барлыгын әйтте. Әлеге пациентларның башка төрле үз авырулары да булган. Үпкәләренә ясалма вентиляция ясала торган балалар юк, диде пульмонолог. Балаларның коронавирусны ничек кичерүләре һәм яшүсмерләргә прививканы ничек ясаулары турында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан укып белә аласыз. 














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *