Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2022

Россиядә 1 февральдән социаль түләүләр арта

0
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Балалы гаиләләргә, инвалидларга, ветераннарга һәм Россия геройларына, шулай ук җитештерүдә зыян күргән кешеләргә бирелә торган социаль түләүләр 1 февральдән 8,4 процентка индексацияләнә. «Ел саен 1 февральдән алар өчен социаль пособие һәм түләүләрнең күләме арта. Быел әлеге гражданнарга бирелә торган түләүләр Президент кушуы буенча 8,4 процентка артачак», — диде Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин кабинет әгъзалары белән киңәшмәдә. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителә. Премьер сүзләренчә, бу төркемнәр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Моннан тыш Мишустин авырлы хатыннарга бер тапкыр һәм бала караган өчен ай саен бирелүче пособиенең артуын да әйтте. Беренче балага бирелә торган ана капиталы — 524 мең сумга, икенче һәм аннан соңгы балаларга 693 мең сумга кадәр арта, диелә хәбәрдә.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *