Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2022

Кемерово өлкәсендәге Зимник авылы мәчетенә Мальтадан кунак килгән

0

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Кузбасс өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте Мальта Республикасынан килгән туристка Кемерово өлкәсенең Зимник авылы мәчетен күрсәткән.

Бьорн әфәнде экскурсия уздыруны үзе сораган. Европаның кечкенә дәүләтендә яшәүче бу ир-атка күп милләтле илебезнең мәдәнияте белән танышу кызык тоелган. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены сайты яза.

Экскурсияне «Кышлау Нуры» мәчете имамы Хөсәенҗан хәзрәт Дәрвәзиев уздырган. Ул авыл һәм мәчет тарихы турында сөйләгән, ислам дине нигезләре һәм аның тарихы белән таныштырган.

«Имам һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу, милли ризыклардан авыз итү, тирә-як — искиткеч!» — дип тәэсирләре белән уртаклашкан Бьорн әфәнде. Сәяхәтче мәктәп музее белән дә кызыксынган. Аңа экспонатлар да, авылның барлыкка килүе белән бәйле фактлар да кызык булган.

Очрашу ахырында кунак музейның Тәкъдимнәр китабында үзе белән истәлекле фотоларны гына түгел, ә салкын рус кышы турында иң җылы тәэсирләр дә алып китүе турында язган, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *