Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2022

Әлмәттә исерек йөртүче автоинспекторга аткан

0

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә 37 яшьлек ир-ат хакимият вәкиленә карата көч куллануда шикләнелә.

Тикшерү фаразлавынча, 19 февраль төнендә автоинспекторлар 13нче модельле «Лада» машинасын туктаткан. Руль артындагы 37 яшьлек исерек ир-ат булган. Ул инспектордан качарга теләгән һәм аңа газ пистолетыннан аткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Пешүгә карамастан, полиция хезмәткәре хокук бозучыны тоткарлаган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Тикшерүчеләр бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *