Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2023

Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында татар авылларын өйрәнүчеләр очрашты

0
Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында татар авылларын өйрәнүчеләр очрашты

Түбән Новгородның «Туган як» газетасында Наилә Җиһаншинаның «Мәдәнәдә туган якны өйрәнүчеләр киңәште» дигән язмасы чыкты. Язма Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган.

Түбән Новгород өлкәсенең татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче крайны өйрәнүчеләр клубын 2022 елның декабреннән башлап Зур Рбишча мәктәбенең югары категорияле тарих укытучы­сы Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкли. Әлфия ханым «Туган як»ны укучыларга яхшы таныш дип беләм – газета битләрендә ул эшкәрткән, аннары китап булып бастырылган «Хәмзә ба­бай истәлекләре», бүтән тарихи материаллар, авылның күренекле кешеләренә багышлан­ган «Рбишчаның якты йолдызлары» рубрика­сы астында байтак язмалар бастырыла килә. Шушы эшчәнлеге өчен 2020 ел нәтиҗәләре бу­енча «Туган як» редакциясе гамәлгә куйган Кави Нәҗми исемендәге публицистик премия нәкъ аңа тапшырылган, ә актив җәмәгать эше алып барганы өчен шулай ук редакция гамәлгә куйган «Ел хатын-кызы-2016» исеменә лаек булган иде.

Әлфия ханым нәрсәгә тотын­са да, җиренә җиткереп эшли, ә инде тарихка, крайны өйрәнүгә килгәндә, ул үз эшенең фанаты. Шуңа да бу яңа иҗтимагый ва­зифасына да, ничек әйтмешли, кыстырынып-сызганып кереште һәм үткән атнада, 22 март көнне, Мәдәнәнең «Рәшидә» мәчете бинасында урнашкан крайны өйрәнү музее базасында өлкә татар крайны өйрәнүчеләрнең I конференциясен уздырды.

Өлкә татар автономия­се белән берлектә уздыр­ган конференциядә музей хезмәткәрләре, тарих укытучыла­ры, һәм, гомумән, тарихка, край­ны өйрәнүгә мөкиббән киткәннәр – барлыгы ике дистәдән артык кеше катнашты.

Әлфия Хәйдәровна конфе­ренцияне ачып, барысын да җылы сәламләде. Ул шушы Мәдәнәдәге экспонатларга ис­киткеч бай музейны булдырган, аларны берәмтекләп бөтен өлкә татар авыллары буенча җыеп йөргән сафаҗайлы мәрхүм Фәрит ага Беляевны җылы искә алды һәм сәламләү өчен сүзне өлкә татарларының милли- мәдәни автономия җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиевка бир­де. Мирзәхләм Гаярович кыска­ча автономия эшчәнлегенә тук­талып, 8 июльдә өлкә үзәгендә узачак I Идел буе сабан туен югары дәрәҗәдә уздыруга ба­сым ясады. Шулай ук ул крайны өйрәнүчеләр клубында һәр та­тар авылыннан бер генә булса да вәкил булырга тиеш дигән тәкъдим белән чыкты.

Кызыл Октябрь округы исеменнән катнашучыларны администрация хезмәткәре Ра­мил Сафин, мәгариф комите­ты җитәкчесе Рауф Ваһапов сәламләделәр. «Крайны өйрәнү район мәктәпләрендә системага салынган һәм без сезнең барлык башлангычларыгызны күтәреп алырга әзер», – диде Рауф Нади­рович, бу чараның мөһимлеген билгеләп.

Конференция программасы буен­ча чыгышлар башланганчы, пашатлы Сәрия ханым Аймалетдинованың күптән түгел басылып чыккан «Тормышка ашкан хыял» китабының презентациясе булды. Сәрия ханым китап язу тарихы, анда­гы геройларның кемнәр булуы турында сөйләде, аларның фотолары белән та­ныштырды. Бу турыда без язып чыккан идек инде («Т.Я.», №9, 03.03.2023), ки­тапка кергән хикәяләре, повесте, кайбер шигырьләре дә «Туган як»та бастырылды.

Аннары Әлфия ханым крайны өйрәнүчеләр клубы эшчәнлегенең проблемалары, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Пленар утырышта чыгышларны Сер­гач округы Грибан авылы имамы Ринат хәзрәт Хамзин башлап җибәрде.

Шулай ук Яндавишча мәктәбенең тарих укытучысы Нәфисә Мусина, Чүмбәлидә туып-үскән, Уразавылда яшәүче укыту­чы Рушания Каюмова, Пильна округы Сафаҗай мәктәбенең тарих укытучысы Елена Атауллина, Рамил Сафин чыгыш ясадылар. Конференциянең төп темасы авылларның топонимикасына багышлан­ булганлыктан, барысы да шул тема­га басым ясады. Топоним – ул географик объектның исемен аңлата торган сүз. Мәсәлән, һәр авылда урамнарның, елга-күлләрнең, болын-кырларның, урман- калкулыкларның электән килгән исемнәре бар һәм чыгыш ясаучылар шул урыннар, ул исемнәрнең ничек барлыкка килүе ту­рында сөйләде.

Топонимнар төрле төркемнәргә бүленә икән, мәсәлән, годонимнар – урам, лим­понимнар – күлләр, геонимнар – юллар исемнәрен аңлата һ.б., алар бик күп.

Сергачтагы «Татар радиосы-91,4» сту­диясе директоры Фәрит Аймалетдинов үзенең чыгышында хезмәттәшлеккә ча­кырды, радиода туган як тарихына багыш­ланган аерым блок булдырылуы турында белдерде һәм анда чыгыш ясауны систе­малы рәвештә эшләргә тәкъдим итте.

Бүтән кайбер катнашучылар да – зуррбишчалы Харис хәзрәт Исмаилов, се­мочкилы Әббәс Назеров, сафаҗайлы Әлфия Аймалетдинова, уразавыллы Хөсәен Аймалетдинов та туган якның, үз авылларының тарихына кагылышлы кай­бер фикерләре белән уртаклаштылар.

Тарих, крайны өйрәнү эшенә кемне дә мәҗбүриләп булмый, зур теләк, кы­зыксыну булганда гына бу мөһим эш белән шөгыльләнеп була һәм бу көнне Мәдәнә музеенда шушы өлкәдәге фа­натлар җыелган иде. Шулай ук бу катлау­лы, күп көч һәм вакыт таләп иткән эштә якыннарыңның ярдәме, бер фикердә булуы да мөһим. Мәсәлән, Әлфия Хәйдәровнаның тормыш иптәше Наил аның беренче ярдәмчесе, бу көнне дә кай­бер кызыклы фикерләре белән уртаклаш­ты. Елена Атауллинаның тормыш иптәше Рафаил да акрын гына чал тарихка кереп бара, зур дикъкать һәм кызыксыну белән тыңлап утырды.

Тулаем алганда, бик кызыклы һәм фай­далы утырыш булды, чәй табыны ар­тында дә әңгәмә дәвам итте. Шул арада Мирзәхләм Гаярович Әлфия ханыма ав­тономия исеменнән истәлекле бүләк тап­шырды.

Нәтиҗәләргә килгәндә, конференцияне елга бер тапкыр Мәдәнә музее базасын­да уздырырга, ә ел әйләнәсендә бүтән җирлекләрдә төрле темаларга багышлан­ган сессияләрдә очрашырга дип килеш­те краеведлар. Шулай ук барлык татар авылларының топонимикасын туплаган китап чыгарырга, «Беляев укулары» оеш­тырырга кирәк дигән тәкъдимнәр дә хуплау тапты һәм алар тормышка ашырылыр дип ышанып калабыз.







Дивный новый мир цифровизации: в Москве пройдет Форум «Время цифры»

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты

Eurasianet: Азербайджан публично и цинично уничтожает армянское культурное и историческое наследие в Нагорном Карабахе


Волжский нарцисс - Плес

Бесплатные ежедневные тренировки от сети фитнес-клубов Spirit. Fitness в парке Горького/Музеон

Конференция «Общество и психическое здоровье» прошла в Ставрополе

Преступления мигрантов с рынков азербайджанского олигарха Года Нисанова продолжают шокировать Москву


Where to find Real Madrid vs Dortmund on US TV: June 1, 2024

Brentford B and Tiverton Town Friendlies Announced

Rangers backed into a corner, must beat Panthers on road to force Game 7

When Narine asked Gambhir 'can I bring my girlfriend to IPL?'


Экс-редактор Comnews присоединился к команде iTrend

Доступный, летний, твой – StarLine A60 BT GSM ECO

Преступления мигрантов с рынков азербайджанского олигарха Года Нисанова продолжают шокировать Москву

Российские топ-компании получили предложение привезти на ПМЭФ Канье Уэста...за $1 млн


Четвёртое дополнение Age of Wonders 4: Eldritch Realms завершит первый цикл поддержки игры

"Расхитительница гробниц: Легенда о Ларе Крофт" получила дату выхода и тизер

Лучшие Эхо в Wuthering Waves — соберите самую мощную сборку

Конец близок в релизном трейлере Destiny 2: The Final Shape



Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".

Дело об избиении в Московской области азербайджанцем молотком участника СВО расследуют повторно

Как узнать совместимость запчастей на авто?


Собянин рассказал о юбилее детской библиотеки имени Гайдара

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» спасает население от борьбы с перенаселением, 5 серия, СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» легально изготавливает армии и спецслужбы. 6 серия. СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.

Дивный новый мир цифровизации: в Москве пройдет Форум «Время цифры»


Режиссеру Глебу Панфилову - 90

Жителей Москвы предупредили о грозе с градом и сильным ветром

Канцлер Германии Шольц: дипломатия будет успешна только с позиции силы

Читаем книги на Красной площади


Потапова о поражении от Свентек на "Ролан Гаррос": организм дал сбой

Бывшая российская теннисистка спела гимн Франции

Синнер повторил достижение Джоковича и Надаля по победам на "Больших шлемах"

Медведев вышел в 1/8 финала «Ролан Гаррос» — 2024


Режиссеру Глебу Панфилову - 90

Жителей Москвы предупредили о грозе с градом и сильным ветром

Спортивный комментатор Садоков спрогнозировал победу Егорова в бою с Глэнтоном

Старт фестиваля «Лето в Москве. Все на улицу»


Музыкальные новости

"Замечательная, светлая": Лепс с теплотой вспомнил доброе общение с Заворотнюк

В Республике Марий Эл с успехом прошел кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина

Моргенштерн* показал, как катается на скейтборде маленькой девочки

Между Карди Би и рэпершей BIA начался биф


Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".

Дело об избиении в Московской области азербайджанцем молотком участника СВО расследуют повторно

Как узнать совместимость запчастей на авто?


Топ-клуб РПЛ из Москвы заинтересован в трансфере Зайнутдинова

В Республике Марий Эл с успехом прошел кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина

Благотворительный Вечер в «Геликон-Опера»: Искусство во Имя Добра

«Она ведь была в прямом смысле нашей няней» // В Москве простились с актрисой Анастасией Заворотнюк


Отзывы об EXEED VX: что говорят владельцы в 2024 году

Как подобрать запчасти на китайские авто?

Первое историческое ралли в Москве 2 июня 2024

Владимирцам напомнили об ограничении скорости из-за ремонта на трассах М-7 и Р-132 «Золотое кольцо»


Как маленькая страна собралась "ставить на колени" Россию: Станет ли Путин отвечать Эстонии?

«Так вкусно»: Путин поблагодарил главу Минсельхоза Узбекистана за фрукты

Лучшие фото за май // Запоминающиеся кадры месяца

Российские ракеты средней дальности могут появиться под боком восточноазиатских сателлитов США




В Архангельске медики России обменялись методиками оказания офтальмологической помощи

Головная боль и галлюцинации: как защитить организм во время сильной жары

В Москве пациент устроил поджог в туалете наркологической клиники

Собянин: Около обновленных поликлиник создано более 600 зон отдыха


Зеленский: после «заморозки» конфликт опять вспыхнет


Первое историческое ралли в Москве 2 июня 2024

В Москве презентовали медали и экипировку VIII игр «Дети Азии»

Ролан Гаррос. Расписание 2 июня. Потапова и Швентек сыграют первым запуском, Синнер – последним

Стали известны все участники РПЛ сезона-2024/2025



Сергей Собянин: Центральной детской библиотеке имени Гайдара — 90 лет

Собянин: Около обновленных поликлиник создано более 600 зон отдыха

Собянин: В Москве создана самая маленькая схема метро в мире

Собянин рассказал, как москвичи исполняют заветные мечты детей-сирот


Победитель Чемпионата по рыбалке на Рыбной неделе получил 1 млн рублей

Июнь в Москве начнется с аномально жаркой погоды

Жителям Подмосковья рассказали о лесопожарной обстановке в регионе на 1–3 июня

Орнитологи напомнили москвичам, как вести себя при встрече с птенцами


Спортивный комментатор Садоков спрогнозировал победу Егорова в бою с Глэнтоном

Скандал с пенальти, отмена гола Вендела и решающий мяч Алипа на 95-й! «Зенит» победил «Балтику» в финале Кубка России

Канцлер Германии Шольц: дипломатия будет успешна только с позиции силы

«Лучший расклад»: врач Черемушкина рассказала, сколько живут с раком мозга


XXXIII Церемония «Хрустальная Турандот» объявит победителей сезона 2023/2024

В филиале фонда «Защитники Отечества» в Архангельской области подвели итоги первого года работы

Архангельская область подключается к марафону "Сила России"

В Архангельске медики России обменялись методиками оказания офтальмологической помощи


ВТБ начал выдавать ипотеку на жилье в Крыму

Банки начали выдавать ипотеку на жилье в Крыму

Выставка-представление «Не просто город, а судьба, которой я не устаю гордиться!»

Первый автобус «Санкт-Петербург — Симферополь» вышел на маршрут


Канцлер Германии Шольц: дипломатия будет успешна только с позиции силы

Два грузовика столкнулись лоб в лоб на трассе в Челябинской области

«Салават Юлаев» обменял Дроздова в ЦСКА

ЕС разыгрывает шоу с неспособностью производить взрывчатку














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *