Миңнеханов Беларусь Республикасында татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Беларусь ягыннан чарада вице-премьер Петр Пархомчик катнашты.
«Ватандашларыбыз бу илнең төрле халыкларының үзара хезмәттәшлегенә һәм үзара аңлашуына лаеклы өлеш кертә», – диде Миңнеханов. Ул җәмәгать оешмалары активистларына рәхмәт белдерде, аларны ул үз милләтенең һәм диненең патриотлары дип атады.
Беларусь вице-премьеры мондый сәфәрләрнең икътисади элемтәләрне генә түгел, ә төрле милләт вәкилләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту өчен мөһим булуын билгеләп үтте.
«Дустыбыз Рөстәм Нургалиевичны чын күңелдән сәламлим. Беларусь Республикасында очрашуларның уңышлы узуын телим. Беларусь - күп милләтләр өчен туган йорт», – диде Петр Пархомчик.
Рөстәм Миңнеханов быел Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара форумы турында сөйләде һәм Беларусь татарларын Татарстанга чакырды. Моннан тыш, ул сентябрьдә Минскида Татарстан мәдәнияте көннәрен югары дәрәҗәдә уздыру бурычы куйды.
Иҗтимагый берләшмәләр ТР Рәисенә балалар коллективлары өчен милли киемнәр булдыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына һәм республика Мәдәният министрлыгына бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Беларусь мөфтие Болгар ислам академиясе ачуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм аларның илендә дин белгечләренең белем алуга ихтыяҗлары барлыгын әйтте.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов ватандашларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Беларусьта ике көнлек эш сәфәрендә.