Мәскәүдә Николай Демидовны искә алдылар
Мәскәүдә эчке хезмәтләр генерал-лейтенанты Николай Демидовны искә алдылар. Аның 90 еллыгы уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгы академиясендә Чернобыль атом электр станциясендә авария нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Николай Демидов СССР Эчке эшләр министрлыгында 1986 елның май-июнь айларында Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб җитәкчесе була.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
Үз чыгышында ул Николай Демидовның күпкырлы шәхес булуын искәртте. «Аның казанышлары авария ликвидациясендә генә түгел. Ул иң катлаулы елларда министр вазифасында да эшли, партия хезмәткәре була, зур гаиләнең таянырдай улы, хатыны белән бергә 61 ел яшәгән ир, ата һәм бабай да. Демидовлар династиясе республикада иң көчлеләрнең берсе. Бу – Татарстан горурлыгы. Николай Демидовның уллары һәм оныклары әтисенең һәм бабасының юлын дәвам итте», – диде Равил Әхмәтшин.
Николай Демидов (1933 – 2021) Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Офицерлар клубы очрашуларында беренче көннәрдән үк актив катнашкан.
Юрий Демидов әтисенең 90 еллыгына чыгарган китабын тәкъдим итте. Анда Николай Ивановичның дуслары һәм хезмәттәшләре истәлекләре, төрле еллардагы фотолар кертелгән.
Юрий Николаевич – РФ Федераль җыены Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты аппараты җитәкчесе, профессор, генерал-лейтенант. Әтисе истәлегенә ул шулай ук фотокүргәзмә әзерләгән, ул академия фойесында тәкъдим ителде.