Башкортстанда Милли костюм көнен билгеләп үтәчәкләр
Башкортстанда Милли костюм көне билгеләп үтеләчәк. Чараны барлык филиалларында да Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты әзерли, дип хәбәр итә «Башинформ».
Агентлыкка учреждениенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, төп бәйрәм чарасы 20 апрельдә Уфаның «Планета» сәүдә үзәгендә узачак. Бәйрәмдә Башкортстанда яшәүче төрле халыкның аутентик һәм сәхнә костюмнары тәкъдим ителәчәк.
Башкортстанның «Агыйдел» сәнгать кәсепләре оешмасы җитеннән ясалган актуаль коллекция күрсәтәчәк. Моннан тыш, чарада катнашучылар төрле яшькә исәпләнгән: «Башкорт мини бизәкләре», «Татар милли баш киеме һәм орнаменты», «Чүпрәктән ясалган рус курчаклары», «Чуваш орнаменты белән алкалар һәм ике яклы чигүләр» һәм башка төрле мастер-классларда катнаша алачак.
Башкортстанның Бүздәк районы Татар тарихи-мәдәни үзәге дә Милли костюм көненә берничә кызыклы чара планлаштырган. 20 апрельдә Ачык ишекләр көне барышында «Халыклар дуслыгы» күргәзмә-дефилесы, «Татар баш киемнәре» видеопрезентациясе, «Тукта, мизгел» фотосессиясе узачак.
Моннан тыш, Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрендә учреждение филиаллары тарафыннан әзерләнгән Башкортстан халыклары костюмнары элементлары турында кызыклы һәм танып белү видеороликлары урнаштырылачак, диелгән хәбәрдә.