Татарстанда матди булмаган этномәдәни байлыклар объектлары реестры барлыкка киләчәк
Татарстанда матди булмаган этномәдәни байлыклар объектлары реестры барлыкка киләчәк. Аны формалаштыру һәм алып бару өчен Татарстан мәдәнияте өлкәсендә инновацияләр кертеп җибәрү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәк җавап бирәчәк. Бу хакта хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза торган нигезләмә проектында әйтелгән.
Матди булмаган этномәдәни казаныш объектларына халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләр һәм аларны рус телендә, илебез халыклары телләрендә һәм диалектларында белдерү, традицион башкару сәнгате формалары (сүз, вокал, инструменталь, хореография) керә.
Моннан тыш, реестрга йолаларда, бәйрәмнәрдә, гореф-гадәтләрдә, уеннарда һәм халык мәдәниятенең башка формаларында чагылыш тапкан традицияләр дә кертеләчәк. Шулай ук аңа тормыш торышына һәм традицион һөнәрчелек һәм башка матди булмаган этномәдәни мираска бәйле белем, технологияләр, аларны күзаллау күнекмәләре һәм формалары керәчәк.
Реестр бурычларына төбәк һәм җирле әһәмияткә ия матди булмаган этномәдәни байлыклар турында мәгълүматны саклау өчен шартлар тудыру да керәчәк.
Моннан тыш, бурычлар исемлегендә мондый объектларны тасвирлауга бердәм методик алым эшләү, аларны ачыклау, эзләү, сайлап алу, навигация мөмкинлекләрен оптимальләштерү, алар турында мәгълүматтан ирекле файдалануны тәэмин итү бар.
Документ 27 июльгә кадәр кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.