Бөгелмә егете Эдуард Мазакин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Эдуард Мазакинга «Батырлык өчен» медале тапшырды. Хәрби хезмәткәр РФ Президенты Владимир Путинның 2023 елның 13 маендагы указы нигезендә бүләккә лаек булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә.
Хәрби ир-ат бәрелешләрдә һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә, гражданнарны тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда яклаганда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бүләк ала.
Эдуард Мазакин - Бөгелмә шәһәр Советы депутаты. 2022 елның апрелендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Ирекле отрядның кече сержанты, рота командиры махсус хәрби операция башланганчы Бөгелмә механика заводында эшли.
Бүләк тапшырганда гаиләсе һәм хезмәттәшләре була.
«Мондый ирекле отрядларда үз илләренең чын патриотлары хезмәт итә. Алар бу юлга вөҗдан кушуы буенча баралар. Хезмәттәшләр икенче гаилә кебек. Без һичшиксез җиңәчәкбез», - дип билгеләп үтте хәрби хезмәткәр.
Мазакин хәрби хезмәт үтү турында чираттагы контракт төзегән һәм киләсе атнада Ватанны саклау өчен махсус хәрби операция зонасына китәчәк.
Бүләкләү шәһәр хәрби комиссариаты территориясендә узды, анда Һава-десант гаскәрләре оешуның 93 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.
Район башлыгы сугышчы-десантчыларны һәм Һава-десант гаскәрләре ветераннарын котлады. «Һәрвакытта да сез дошман белән көрәшнең алгы сызыгында. Һәм хәзер «канатлы пехота» яңадан сафта, махсус хәрби операция зонасында иң катлаулы хәрби бурычларны үти. Без хәрбиләребез белән горурланабыз. Батырлык, кыюлык һәм героизм өчен рәхмәт», — диде Линар Закиров.
Контракт хезмәте турында күбрәк белергә телисез икән, монда басыгыз. Контракт хезмәткә җыю рәсми сайтында хәрбиләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт хезмәте мәсьәләләре буенча кайнар линия контакт-үзәге телефоны - 117.