Миңнеханов Мәскәүдә узган күргәзмәдә пилотсыз «КАМАЗ» һәм йөк машиналарын карады
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Comtrans 2023 коммерция транспортының Мәскәүдә ачылган 17 нче Халыкара күргәзмәсендә булды, анда «КАМАЗ» ГАҖ 30га якын экспонат тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин озатуында Рөстәм Миңнеханов компания стендын карады. Анда тоташтыра торган механизмлы тракторлар, үзбушаткычлар һәм К5 буыны пилотсыз магистраль йөк машиналары, аз һәм уртача тонналы «КАМАЗ Компас» йөк машиналары, төрле ягулык төрләрендә эшләүче автотехника, төрле махсус техника тәкъдим ителгән.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Чаллы автогиганты ел саен халыкара күргәзмәдә катнаша. Бу юлы предприятие яңа компонентлардан җитештерелгән «КАМАЗ-54901» автомобильләрен тәкъдим итте. Дустанә булмаган илләрдән тәэмин итүчеләрне алыштыру сәбәпле, инженерларга 2 меңнән артык позицияне яңадан үзләштерергә туры килгән.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка двигательләр һәм тизлек алыштыру тартмасын күрсәттеләр. Comtrans 2023 күргәзмәсе 8 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, элегрәк бу күргәзмәдә Сергей Когогин журналистларга КАМАЗның быел 45-46 мең автомобиль сатарга ниятләвен белдергән иде.