Казанда «Ислам. Беренче адымнар» курсларының 12нче сезоны башлана
Татарстан Диния нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 12 нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 14 октябрьдә башлана.
Шәкертләр кыска вакытлы курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды, диелә Нәзарәт хәбәрендә.
Беренче кереш дәрес 14 октябрьдә Нәзарәт бинасында (Г.Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) уза. Дәресләрне мөфтиятнең яшь волонтерлары алып бара. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне 08.00-12.00 сәгатьләрдә Казанның Галиев мәчетенә (Г.Тукай ур., 40) җыелачак. Соңгы дәрес – 2 декабрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, диелә хәбәрдә.