Мөхәммәтшин: «Шәрыкъ базары Казанда» фестивале халыклар арасында мәдәни күпер булачак
«Шәрыкъ базары Казанда» икенче халыкара милли мәдәниятләр фестивале старт алды. Анда 25 илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Сәламләү сүзе белән чара кунакларына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.
«Шәрыкъ базары Казанда» фестивале Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Мисыр, Иран, Гыйрак һәм дөньяның башка илләреннән бик күп дәрәҗәле кунакларны җыйды. Казан дусларын җыя. Быел 24 илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән 40тан артык милли мәдәният вәкилләре чара мәйданчыгында үз талантларын, осталыкларын һәм эстрада сәнгатенә мәхәббәтләрен күрсәтәчәк. Бүген старт алган фестиваль иҗади һәм оештыру ягыннан югары дәрәҗәдә узар, шулай ук якын, тугандаш халыклар арасында ныклы мәдәни күпер булыр дип ышанам», — дип билгеләп үтте парламентарий.
Мөхәммәтшин фестивальнең Татарстанда уздырылуы символик булуын ассызыклады, чөнки республикада төрле милләт халкы дус һәм тату яши.
Чара программасына «ЯЛЛА» төркеме концертлары, Башкортстан мәдәнияте көне һәм Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт кергән.
«Мин ышанам, фестиваль өчен безгә бер атна түгел, ә ким дигәндә бер ай кирәк. Иң зур делегация безгә Казахстаннан килде, 45 кеше килергә теләгән иде. Фестивальдә яшь башкаручылар бәйгесен уздыру турында гаризалар бик күп. Быел концертларда 10 дәүләт һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән коллективлар катнаша», — дип өстәде Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов.
Ул киләсе елда фестивальне Казанда узачак БРИКС саммитының үзәк мәдәни вакыйгасы итәргә тәкъдим итте.