Путин: «Ана йөрәге – Россия йөрәге» конференциясенең темасы гомуммилли әһәмияткә ия
РФ Президенты Владимир Путин, «Ана йөрәге – Россия йөрәге» Бөтенроссия конференциясендә катнашучылар, кунаклар һәм оештыручыларны сәламләп, телеграмма юллады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Пятигорскидагы форумга бүгенге көндә Россия хатын-кызларын борчый торган темалар хакында фикер алышу өчен күп балалы аналар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре, ятим балаларны тәрбиягә алучылар, хәйрия, волонтер оешмалары вәкилләре, фән, мәдәният, мәгариф эшлекләре җыелган.
«Сезнең игътибар үзәгендә – бер дә арттырмыйча әйтәм – гомуммилли әһәмияткә ия мәсьәләләр, - дип искәртте Президент. – Бу – аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтү, җәмгыятьтә рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләрен тарату, демографик вазгыятьне яхшырту, социаль өлкәдәге актуаль бурычларны хәл итү».
Путин сүзләренчә, «Россия аналары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте зур эш алып бара – активистлар һәм волонтерлар гражданнарның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда катнаша, махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтә, госпиталь һәм тернәкләндерү үзәкләрендәге яралыларны тәрбияли, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә игътибар бирә.
«Шундый әһәмиятле, күпкырлы эшчәнлек иң зур хөрмәткә лаек», - дип билгеләп үтте Президент.