Быел мәдәният учреждениеләре бюджеттан тыш 2,5 млрд сум акча эшләгән
Мәдәният учреждениеләре бюджеттан тыш 2,5 млрд сум акча эшләгән. «Үткән ел 1 миллиард 700 млн. сумнан аз гына артык иде. Быел ел беткәнче үк 2,5 млрд сум булганлыгы билгеле. Димәк, үсеш 43 процент», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда.
Мәдәният министрлыгы китергән саннарга караганда, 11 ай эчендә мәдәният учреждениеләренә 84 562 161 кеше килгән. Ә музейларга бу вакыт эчендә 10 млн 800 кеше кергән.
«Болар объектив саннар. Теләсәк-теләмәсәк тә кеше акчасын түләп тавыш бирә. Кешеләр мәдәният учреждениеләренә ешрак йөри башлады. Уйлап кына карагыз – республикада 4 миллион кеше яши һәм 90 миллионга якын кеше мәдәният учреждениесенә килгән», – дип дәвам итте министр.
Ирада Әюпова Милли китапханәгә бер көндә – фестиваль көнендә 8,5 мең кеше килүен мисал итеп китерде.
Мәдәният миинстры үз чыгышында дәүләт мәдәният учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы 66 080 сум, ә муниципаль учреждениләрдә уртача хезмәт хакы 45 540 сумны тәшкил итүен дә әйтеп узды. Яңа ел премияләре белән ул санның артачагын да искәртте.
Ирада Әюпова журналистлар белән традицион очрашуны Казан циркында оештырды. Очрашудан соң журналистларга экскурсия тәкъдим ителде.