Бүген Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
16 мартта Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Продукцияне Татарстан муниципаль районнарыннан һәм республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларыннан китерәчәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Казанда сәүдәләр иртәнге 6:00 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр барачак.
Ярминкәләрдә ит, казылык продукциясен, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен, гадәттәгечә, шәһәр халкы көтеп ала, бигрәк тә өлкән буын кешеләре, һәм алар зур социаль әһәмияткә ия, диелә хәбәрдә.
Ярминкәләр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Яшел Үзән районында 28 апрельгә кадәр уздырылачак.