Бала тапкан авыл хатын-кызларына түләүләр Татарстанда яхшы күрсәткеч сакларга ярдәм итә
Авылда яшәп беренче һәм өченче бала табучы Татарстан хатын-кызларына бер тапкыр түләнә торган түләүләр төбәккә беренче бала табу буенча күрсәткечләрне тулаем алганда 39 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә саклау мөмкинлеге бирә. Бу хакта бүген Төбәк белән идарә итү үзәгендә туры эфирда Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Бездә бүген, тулаем ил буенча кебек үк, беренче баланы табу турында карар кабул итүнең кичектерелүе күзәтелә, дибез. Ә беренче бала булмаса, икенчесенең дә, өченчесең дә булуы сорау тудыра. Республикада авылда аерым ярдәм чарасы гамәлгә кертелде. 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызга 50 мең сум күләмендә акча түләнә. 29 яшькә кадәр өченче баласын табып күп балалы әни булган хатын-кызга 100 мең сум бирелә» , – дип сөйләде ул.
Спикер белешмәләре буенча, әлеге ярдәм чарасы популяр.
«Ел саен 1,5 меңнән артык хатын-кыз бала табу турында карар кабул итә. Әлбәттә, акча алу өчен түгел. Әмма бу чара безгә беренче бала табу күрсәткечен тулаем алганда 39 проценттан ким булмаган дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирә. Ягъни республикада һәр өченче бала гаиләдә беренче бала булып туа», – диде Зарипова.
Искәртик, 2023 елның 22 ноябрендә Президент Владимир Путин имзалаган указ нигезендә 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.