Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2024

Орел шәһәрендә уза торган ифтарларга көн саен 300 кеше килә

0

Орел өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Орел мөхтәсибәте) барлык гыйбадәт йортларында - Орел, Мценск, Болохово, Новосиль шәһәрләрендә, Новосиль районының Заречье бистәсендә һәм Залегощь районында көн саен ифтарлар уза һәм тәравих намазлары укыла. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Орел шәһәрендә оештырылган ифтарларга көн саен 300дән артык кеше килә. Алар арасында шәһәр югары уку йортларында белем алучы мөселман студентлар бик күп, без аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Күптән түгел мәчеткә йөрүчеләр мохтаҗ гаиләләр өчен акча җыйды. Аңа азык-төлек сатып алдык. Безнең волонтерлар аз керемлеләргә азык-төлек җыелмалары тарата», - дип сөйләде Орел өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Холид Рәсүлов.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *