Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2024

Самара Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин дәүләт бүлегенә лаек булды

0

27 мартта Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров өлкәдә яшәүчеләргә дәүләт һәм төбәк бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин да бар. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин указы белән Талип хәзрәт Яруллин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медаленә лаек булды.

«Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе (мөфти) Яруллин Талип Вәгыйз улын рухи, мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытудагы хезмәтләре өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләргә», - диелә хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта.

Бу көнне илледән артык кеше лаеклы бүләкләрен алды. Алар арасында хәрбиләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, волонтерлар, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре бар, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *