Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2024

«Крокус»ка һөҗүм итүчеләр психотроп матдәләр кабул иткән - ТАСС

0

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус»ка һөҗүм иткән террорчылар наркотик яки психотроп матдә кабул иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

Хәзерге вакытта экспертиза үткәрелә.

«Дүртесе наркотик исереклек халәтендә булган. Нинди наркотик яки психотроп кулланганнарына экспертиза ачыклый», – дигән агентлык чыганагы.

Искәртеп узабыз, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус сити холл»га 22 март кичендә концерт алдыннан һөҗүм иттеләр. Залга камуфляжда һәм битлексез берничә ир-ат бәреп керә, кешеләргә ут ача һәм яндыргыч шашкалар ташлый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, һөҗүм вакытында 143 кеше һәлак булды, дип яза «Татар-информ»,











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *