Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2024

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Мәскәүдәге фаҗига – безгә зур дәрес

0
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Мәскәүдәге фаҗига – безгә зур дәрес

22 март көнне Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында атыш булды. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге терактка карата үз фикерен белдерде.

Әгәр дә ки без милләт, дин ягыннан карасак, алар моны зур гөнаһ дип белми иделәрме, аңламый иделәрме икән. Без телеграм-каналларга язылабызмы, ниндидер дәресләргә йөрибезме, иң беренче чиратта, безне кемнәр укытканын карыйк. Болар кайсы мәчетнең имамы, мәдрәсә укытучысымы ул? Без динебезне тиешле һәм дөрес итеп аңлата торган җирдән гыйлем алырга тиеш.

Дөрес гыйлем алып, укыган булсалар, моның зур гөнаһ икәнен белерләр иде. Аллаһы Тәгалә сакласын.

Аларның максатларын аңлап булмый. Бандитларның кеше үтерү максатларын без, имамнар, аңламыйбыз. Безнең гаиләбез дә шушы фаҗига аша үтте. Безнең мәктәпкә кереп, балаларыбызга аттылар. Мондый кешеләрнең максатын аңлап та, аңлатып та булмый.

Бу фаҗига – безгә зур дәрес. Без моннан дөрес итеп гыйлем алыйк. Беренчедән, ул саклау, саклану ысуллары булсын. Икенчедән, үзебез дә, балаларыбыз да мәчетләрдәге курсларга барыйк, мәдрәсәләргә укырга керик, динебезне белик, өйрәник.

Без бит балаларыбызның телефоннарында нәрсә барын белмибез. Иман бит ул – син кая гына булсаң да, нәрсә генә эшләсәң дә, Аллаһ сине күрә һәм ишетә икәнен аңлыйсың. Без балаларыбызга шундый гыйлемнәр бирсәк, аларга әллә нинди вербовщиклар килеп тә, әллә нинди акчалар тәкъдим итсәләр дә, бу – гөнаһ, әти-әни, башкалар күрмәсә дә, Аллаһы Тәгалә күрә, белә, дию белән яшәсә, бөтенебезгә дә җиңелрәк булыр. Иң беренче чиратта – кеше күңелендәге иман, – диде хәзрәт.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән әлеге террорлык акты турында «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.

  • «Крокус»тагы фаҗига турында җәмәгатьчелек: «Террор җирлеген бетермичә, котылып булмый»











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *