Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Май
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зәй политехник көллиятендә «Кыстыбый фест» конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

0
Зәй политехник көллиятендә «Кыстыбый фест» конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Үзенчәлекле «Кыстыбый фест» конкурсы Зәй политехник көллияттә быел беренче тапкыр үткәрелде. Ул Гаилә елына багышланды. Бәйгедә район мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре белән аш-су әзерләүдә үз осталыкларын күрсәтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Алинә Борһанова хәбәр итә.

Бәйге яшь буынны татар ашлары белән таныштыру һәм гаиләне ныгыту, шулай ук катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурс таләпләре буенча һәр команда татар халкының милли ризыгы – кыстыбый әзерләргә тиеш иде. Таләпчән жюри ризыкның тәменә генә түгел, ничек әзерләнүенә, тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирде.

Күркәм чара чәй өстәле артында дәвам итте. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды. Ләйсән һәм Анатолий Смирновлар Гран-прига лаек булды. «Алтын куллы оста» номинациясендә Хәсәншиннар гаиләсе, «Гаилә традицияләрен саклаучылар» номинациясендә Кадыйровлар җиңү яулады.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *