Татар язучылары Мөхәммәдъяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестиваленә әзерләнә
«21-24 май көннәрендә Казанда Мөхәммәдъяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале үтәчәк. Әлеге фестивальдә Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр һәм нәширләр катнашачак», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Программа буенча, кунаклар 21 майда ТР Милли китапханәсе белән танышачак һәм биредә Бөтенроссия китапханә конгрессы кысаларында оештырылган китап ярминкәсен караячак. Шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәне тамаша кылачак.
22 майда Татарстан Язучылар берлеге бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән очрашу, ТР Фәннәр Академиясенең «Мирасханә» язма һәм музыкаль мирас үзәге белән танышу һәм шунда ук «Төрки халыклар әдәбияты: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага панель дискуссия планлаштырыла. Программага Ислам мәдәнияте музееның «Ясәви мирасы һәм борынгы Төркестан» күргәзмәсе дә кергән.
Көннең икенче яртысында (16.00 сәгатьтә) ТР Язучылар берлегендә «Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы: хезмәттәшлек перспективалары» темасына Түгәрәк өстәл кысаларында, Фестивальдә катнашучы авторларның әсәрләре тупланган җыентыкны һәм татар телендә дөнья күргән казах әкиятләре китабын тәкъдир итү була. Чарада Казахстан Республикасының Татарстандагы консулы катнашачак.
Кичен «Тимерхан» ресторанында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оешуга 90 ел тулу һәм Мөхәммәдъяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестиваленә багышланган тантаналы кичә узачак.
23 майда Фестиваль кунакларын Болгар дәүләт музей-тыюлыгына мавыктыргыч сәяхәт көтә.