Татарстаннан дүрт югары уку йорты үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 21,5 млн сум отты
Татарстанның дүрт югары уку йорты сигез проектны гамәлгә ашыру өчен 21,5 млн сум акча отты. Мәгариф оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләрен «Росмолодежь» оешмасы үткәрде, дип хәбәр итә ТР яшьләр эшләре министрлыгы.
«Татарстан яшьләре грант конкурсларында һәрвакыт актив катнаша. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкка уку йортлары өчен аерым юнәлеш булдырганы өчен рәхмәт. Мондый юнәлеш ярдәмендә уку йортларында яшьләребез үз проектларын тормышка ашырсын өчен тагын да күбрәк шартлар тудырыла», - дип белдерде Татарстан яшьләр ведомствосы башлыгы Ринат Садыйков.
5,6 млн сум күләмендә грантны Казан милли тикшеренү технология университеты алды. Бу акчаларга Россия - Кытай яшь кадрлар нефть-газ мәктәбенең «Якынаю» проекты гамәлгә ашырылачак. «Робоавыл «Бөтенроссия фәнни-технологик форумы» проектына Казан дәүләт аграр университеты 2,9 млн сум акча отты. Чараның төп максаты – авыл хуҗалыгы комплексында заманча җайланмаларны куллану күнекмәләрен үстерү.
1,7 млн сум күләмендә грантка Казан федераль университеты «Идел буе федераль округының студентлар лидеры — 2024» Бөтенроссия конкурсының округ этабы проектын гамәлгә ашыра. Анда Идел буе федераль округы профсоюз хәрәкәте лидерлары булган 120 яшь кеше катнашыр дип көтелә.
Казан дәүләт энергетика университеты Татарстаннан дүртенче җиңүче булды. 1,1 млн сумнан артык акча «Гаилә энергиясе» республика гаилә интеллектуаль фестивален уздыруга юнәлдереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Росмолодежь» яшьләр инициативаларының грант конкурсы «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасының бер өлеше булып тора.
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан «Росмолодежь. Гранты» конкурслары кысаларында җәлеп ителгән акчалар саны буенча биш төбәк арасына керде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанның югары уку йортлары — конкурста катнашучылар үз проектларын тормышка ашыру өчен 37 млн сумнан артык акча откан.
Яшьләргә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар булдыру «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.