Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2025

Казан һәм Чаллыдагы рестораннар Россиянең иң яхшы рестораннары рейтингына керде

0

Казанның илледән артык рестораны һәм Чаллыда эшләүче бер ресторан Россиянең иң яхшы туклану оешмалары рейтингын төзүче Wheretoeat Russia бәйсез илкүләм премиясенең лонг-листына керде.

Илкүләм рейтингка шулай ук Мәскәүдәге 137 ресторан, Петербургтагы 92 ресторан, Новосибирскида эшләүче 20 ресторан, Түбән Новгородтагы 19 ресторан һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге туклану оешмалары кергән.

Мәсәлән, Казанның «Вартазия» рестораны рейтингка авторлык ризыклары һәм уникаль интерьеры өчен эләккән, ә Tatar by Tubetey һәм «Умай» рестораннары милли ризыклары белән җәлеп итә. Чаллыда исә рейтингка кергән бердәнбер туклану оешмасы – Secret Room рестораны.

Wheretoeat премиясен 2013 елда Россия гастрономия журналистлары ассоциациясе гамәлгә куйды. Иң яхшы рестораннар рейтинглары ресторан, кунакханә һәм шәраб бизнесы белгечләреннән торган зур коллегия, шулай ук махсуслаштырылган матбугатның иң абруйлы вәкилләре яшерен форматта тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә формалаштырыла.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *