Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2025

Каюм Насыйри шәхесе «Ак Барс Арена» футбол стадионы экраны аша танытыла

0

Казан шәһәренең «Ак Барс Арена» футбол стадионы экранында мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан аның портреты һәм цитаталары барлыкка килгән.

Экранда Каюм Насыйриның сурәте һәм татар-рус телләрендә аның фикерләре бирелә. Мәгърифәтченең «Кешенең тел өйрәнү теләге туа икән, ул иң башта үз туган телен белергә тиеш», «Если человек захочет изучить какой-либо язык, то, прежде всего, он должен владеть родным языком» дигән сүзләре сайлап алынган.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге ачыклык керткәнчә, Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музееның тәкъдиме белән, «Ак Барс Арена» футбол стадионының социаль мәгълүматка квотасы кысаларында бара.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *