Миңнеханов: Татарстан масштаблы инициативаларны уңышлы гамәлгә ашыра
Татарстан Республикасы – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек кысаларындагы масштаблы инициативаларны уңышлы гамәлгә ашыручы Россия төбәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кушылуының 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән интервьюда хәбәр итте. Интервью ТР Рәисенең рәсми порталында урнаштырылган.
«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Бу оешманың аерым структуралары, шул исәптән Ислам үсеш банкы, Яшьләр форумы, Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы, Фәнни һәм техник хезмәттәшлек буенча даими комитет, Ислам дөньясы фәннәр академиясе һ.б. белән даими диалог җайга салынган. Казан 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы булды. Казанда ел саен яшьләр саммиты уза», - дип ассызыклады республика лидеры.
Татарстанның өстенлекле юнәлешләренең берсе – Ислам (партнерлык) банкингын үстерү. Республика Россиядә әлеге принципларны гамәлгә кертү буенча пилот төбәк булып тора. Хәләл экосистемасы актив үстерелә, бу бизнес һәм инвестицияләр өчен яңа мөмкинлекләр булдыра.
Гуманитар өлкәдә Татарстан Казан халыкара мөселман киносы фестивален уздыра. Шулай ук Ислам мәгарифенә ярдәм күрсәтә – республикада Россиядәге бердәнбер Болгар Ислам академиясе эшли.
2023 елда Казанда Ислам илләре арасында беренче «Kazan Hockey Cup» хоккей турниры узды. Нәтиҗәдә Ислам илләрендә хоккейны үстерү оешмасы булдырылды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы икътисади хезмәттәшлекне ныгыту өчен төп мәйданчык булды. 16 ел дәвамында форум үзен төп мәсьәләләр турында фикер алышу, килешүләр имзалау һәм Россия белән Ислам дөньясы илләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен алдынгы мәйданчык буларак күрсәтте. 2025 елда KazanForum 96 илдән һәм Россиянең 82 төбәгеннән 22 меңнән артык катнашучыны җыйды, 130дан артык килешү имзаланды.
«Эшлекле программа кысаларында 140тан артык сессия узды, 990 спикер катнашты. Чараларны 20 дәүләттән 500дән артык массакүләм мәгълүмат чарасы яктыртты», - диде Республика лидеры.
Форум цифрлаштыру, икътисад, халыкара хезмәттәшлек, логистика, күчемсез милек, мәгариф, хәләл индустрия, Ислам финанслары һәм инвестицияләре, мәдәният, фән һәм технологияләр кебек темаларны колачлый.
Чара кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды, халыкара конференция һәм спорт турнирлары узды.