Кадим Нуруллин: Татар эстрадасын сүгәргә кирәкми, җырчыларга рәхмәт әйтик
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин татар эстрадасына карата фикерләре белән уртаклашты.
«Татар эстрадасын сүгәргә кирәкми, җырчыларга рәхмәт әйтергә кирәктер. Чөнки алар демократик юл белән дан яулап, халыкны үзләренә караткан. Үзләре белән бик күп аппаратуралар ала, күпме кешегә эш бирәләр. Боларны алар үз кесәләреннән чыгып эшли. Яхшы булсын, дип эшлиләр. Без хезмәт хакына эшлибез, ә татар эстрадасы җырчыларына хезмәт хакы да юк. Аларның хезмәтенә халык бәя бирә, ул ашата. Димәк, аларның һәрберсе – патриот», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.
Аның фикеренчә, тыеп кына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. «Артистлардан гына берни дә тормый. Бездә төрле артист булды, халык бит бөтенесен күтәреп алмый. Кемне ашатканын тамашачы үзе сиздерә, ул аңа хәләл акчасы белән тавыш бирә», – диде филармония директоры.
«Бу мәсьәләгә икенче яктан да карыйм. Мәсәлән, ике мең кеше сыйдырышлы цирк, бер мең кеше сыйдырышлы Опера һәм балет театры һ.б. театрлар бар. Әмма һәрберсенең базасы бар. Ә татар эстрадасының базасы бармы соң? Гомумән, җыр сәнгатенең базасы бармы? Әйе, бар. Симфоник оркестрга Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, Татар дәүләт филармониясе бар. Кайсы гына районга чыксаң да, әйтик, халкы 30 меңлек район, ди, үзәгендә 300-400 урынлы мәдәният үзәге бар. Казанда 1,2 млн кеше яши, ә шулар өчен 600 урынлы залы булган Татар дәүләт филармониясе генә бар. Шулай булгач, зал кирәклеге мәсьәләсе туа. Ул булган очракта татар эстрадасы, гомумән, инструменталь-вокаль сәнгать яңа сулыш, көч алыр, үсеп, күтәрелеп китәр иде», – дип саный ул.
Кадим Нуруллин Камал театрының элекке директоры Шамил Закировның сүзләрен искә алды: «Казан үзәгендә зур концерт залы салынмыйча торып, ул авыл булудан туктамаячак», – дип әйткән иде. Аның сүзләре күңелгә кереп калды. Ул – акыллы кеше, белмичә генә андый сүзләр әйтмәс иде», – диде ул.