Баулының «Илһам чишмәләре» фольклор коллективы төрки халыклар фестивалендә катнашкан
Ютазы районының Әбсәләм авылында «Кымыз бәйрәме» III төбәкара төрки халыклар иҗаты фестивале узган. Анда Баулы районының Уба авыл клубының «Илһам чишмәләре» фольклор коллективы да катнашкан. Бу хакта «Баулы-информ» яза.
«Кымыз бәйрәме» төбәкара төрки халыклар иҗаты фестивале өченче ел рәттән үткәрелә. Әлеге бәйрәмгә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән кымыз җитештерүче осталар, ат асраучылар, фольклор коллективлары һәм төрки халыкларның гореф-гадәтләрен үз итүчеләр җыела.
Бәйрәмне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашкан. Алар, фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, уңышлар теләгән.
Бәйрәм программасы бай булган: кымыз татып караудан алып, халык осталарының уникаль эшләре күргәзмәләренә кадәр оештырылган. Республика һәм күрше төбәкләрнең иҗади коллективлары концерты фестивальнең бизәгенә әверелгән. Баулы районын Уба авыл клубының «Илһам чишмәләре» фольклор коллективы тәкъдим иткән. Үзешчән артистлар «Дубыр-Дубая» татар халык җырын башкарып, тамашачыларның күңелен яулаган. Фольклор коллективка катнашучы дипломы бирелгән.
«Без бу искиткеч фестивальдә икенче ел катнашабыз һәм һәрвакыт зур тәэсирләр белән кайтабыз. Анда матурлык, үзгә бер җылылык һәм ихлас кунакчыллык атмосферасы хөкем сөрә», – дип сөйләгән Уба клубы мөдире Юлия Гәрәйшина.
Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән килгән 48 ат катнашындагы ат чабышлары кунакларда аеруча кызыксыну уяткан. «Аударыш» традицион ярышы да бик мавыктыргыч булган. Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәләреннән тугыз иң көчле команда – 50дән артык катнашучы көч сынашкан, диелә хәбәрдә.