Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин авыру балага ярдәм итәчәк
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин туган ягы Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында «Җәйге очрашулар» дип аталган хәйрия концертын үткәрде. Концерттан кергән акчаларны артист авыру балага, мәчеткә һәм «җәмгыятебезгә файда китерә торган яхшы инициативаларга» ярдәм итүгә юнәлтергә планлаштыра. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте, дип яза «Башинформ».
Быел хәйрия опен-эйрында Салават Фәтхетдинов, Алия Карачурина, Ислам Кәлимуллин, «Ямьле» төркеме, Илмира Нәгыймова, Baby Ti, Раяз Фасыйхов, Искәндәр Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Тамашачылар арасында Башкортстан халкы гына түгел, Россиянең башка шәһәрләреннән – Пермь, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Нижневартовск һәм Самарадан килгән кешеләр дә булган. Икенче ел рәттән Ришат Төхвәтуллинның игелекле инициативасын Уфа мэры Ратмир Мәүлиев та хуплый. Ул да концертка килгән иде.
Артист якыннарына, хезмәттәшләренә, командасына һәм тамашачыларына теләктәшлек белдерүләре өчен рәхмәт әйтте.
«Иң мөһиме – барлык тамашачыларга рәхмәт. Сез бу вакыйганың җаны. Сездән башка моның мәгънәсе булмас иде. Без сезнең белән бергә зур эш эшләдек. Киләсе елда очрашканга кадәр», - дип язган Төхвәтуллин социаль челтәрләрендә.
Артист «Җәйге очрашулар» концертын инде унөченче ел рәттән уздыра. Билетлар сатудан кергән акчалар игелекле эшләргә һәм аның туган ягында гамәлгә ашырылачак проектларга юнәлтелә. Шушы еллар дәвамында Карамалы-Гобәй авылы мәчетен, балалар бакчасын, мәдәният йортын төзүдә зур ярдәм күрсәтелде. Шулай ук җырчы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче берничә гаиләгә ярдәм итте – дәвалану өчен акча күчерде.