Адвокат дачада агач кискән өчен җинаять җаваплылыгы янавын аңлатты
Кешеләр үз дачаларында һәм аннан читтә агач кисәргә хокуклы, муниципалитетлар дәрәҗәсендә кертелгән тиешле чикләүләр генә искәрмә булып тора. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россия мактаулы адвокаты Людмила Айвар сөйләде.
Эксперт сүзләренчә, кайбер шәһәрләрдә зур агачларны кисү өчен администрация яки экологик хезмәт белән килештерү кирәк. Ә җимеш агачларын (алмагачлар, чияләр һ.б.) һәм хуҗа утырткан агачларны рөхсәтсез кисеп була.
«Кишәрлек урман фонды яки махсус сакланыла торган табигать территориясендә булса, башка хәл. Монда РФ Урман кодексы һәм махсус чикләүләр гамәлдә. Хәтта бер агачны кисү өчен дә рөхсәт таләп ителә – бу урман кисү билеты, югыйсә административ яки җинаять җаваплылыгы булырга мөмкин. Бу РФ Административ хокук бозу кодексының 8.28 маддәсе һәм Җинаять кодексының 260 маддәсе. Җир милектә булса да, чикләүләр саклана», - дип раслый ул.
Әгәр бакча кишәрлеге төзекләндерү кагыйдәләре расланган торак пункт чикләрендә урнашкан булса, биредәге кагыйдәләр хәтта шәхси кишәрлекләрдә дә агач кисүне чикләргә мөмкин.
«Рөхсәт алу таләп ителергә мөмкин, бигрәк тә зур, сирәк очрый торган яки кыйммәтле агач токымнары турында сүз барган очракта. Әйтелгәнчә, хокук бозган өчен гражданин штраф рәвешендә җинаять яки административ җаваплылыкка тартылачак. Штрафтан тыш, һәр агач өчен махсус бәя буенча зыян түләтелергә мөмкин», - дип йомгаклады адвокат.