Казан Кремлендә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда татар галиме һәм мәгърифәтчесенә багышланган «Беренче. Каюм Насыйриның 200 еллыгына» күргәзмәсе ачылды. Аны 15 августка кадәр карарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Күргәзмәдә Каюм Насыйри күпкырлы шәхес һәм белемнең төрле өлкәләрендә беренче булып юл салучы, фольклор җыючы, беренче татарча медиа булдыручы, беренче рус-татар мәктәбенең нигез салучысы һәм укытучысы, тәрҗемәче, дәреслекләр һәм балалар өчен беренче китаплар авторы буларак тәкъдим ителә.
Күргәзмәнең нигезен Каюм Насыйриның КФУ фәнни китапханәсеннән алынган кулъязмалары һәм китаплары тәшкил итә. Сүзлекләр һәм дәреслекләр даһи шәхеснең төрле яклары белән таныштыра. Күргәзмә экспонатлары арасында: балалар өчен беренче альманахлар («Буш вакыт», 1867), беренче татар энциклопедиясе («Фәвакиһел җөләса», 1884), чирек гасырдан артык чыккан беренче татар медиалары – календарьләр һәм Каюм Насыйриның этнография, тарих, дини фикер, медицина буенча башка оригиналь әсәрләре бар. Насыйриның дини әсәрләре арасында «Мифтах әл-Коръән» конкордансы кулъязмасы – мөселманнарның Изге китабының беренче сүзлек белешмәсе бар.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгеннән алынган фотоматериаллар һәм документлар геройның тормыш юлы белән таныштыра. Каюм Насыйриның Казан дини училищесында һәм рус-татар мәктәбендә укыту турындагы хисаплары шәхеснең оештыру һәм педагогик сәләтләрен тасвирлый.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Каюм Насыйриның берничә китабын тәкъдим итә: педагогик фикернең югары ноктасы («Тәрбия китабы», 1891), татарларның беренче кулинария китабы («Иршад әл-әтбиха», 1893) һәм Каюм Насыйриның Казандагы һәм Татарстандагы истәлеген чагылдыручы нәфис әсәрләр.