Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2025

«Яңа исем» проектында катнашучылар Чистай шәһәренә сәфәргә бара

0

5 августта «Яңа исем» проектында катнашучылар Чистай шәһәренә сәфәргә бара. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Программада көтелә: - Татар шәхесләренә бәйле истәлекле урыннар белән танышу; - Остазлар белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу; - Өр-яңа әсәрләргә илһам җыю.

Шулай ук программа кысаларында Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәгә дә керергә планлаштырыла.

«Яңа идеяләр табу, яңа танышлар булдыру, иҗади көч алу өчен шәп мөмкинлек! Бу сәяхәт яшь иҗатчылар өчен белем һәм илһам чыганагы булыр дип өметләнәбез», – диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *