Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәсенә әзер һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан 30 июль төнлә машинага салып алып киткәннәр. Хакимиятләр бу прокуратура кушуы белән башкарылды дип белдерә. Аны августта тантаналы рәвештә ачарга ниятләгәннәр иде.