Юрист телефонда тыелган файллар саклаган өчен җаваплылык турында кисәтте
Смартфонда яки цифрлы платформаларда кайбер материалларны техник саклау җитди юридик нәтиҗәләргә, шул исәптән җинаять эзәрлекләвенә дә китерергә мөмкин. Бу хакта АИД Профессиональ юридик төркеме генераль директоры Давид Адамска сылтама белән «Известия» яза.
Юрист сүзләренчә, соңгы елларда цифрлы мохиттә җинаятьләр составын киңрәк аңлату тенденциясе күзәтелә. Бу бигрәк тә илкүләм иминлек, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә, шулай ук шәхси тормышны саклау очракларына кагыла.
Публикация үзе генә түгел, ә билгеле бер мәгълүматларны мәсәлән, кэшта яки йөкләүләр папкасында саклау да хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп итәргә мөмкин.
Давид Адамс сүзләренчә, экстремистик материаллар таратуга бәйле гамәлләр аеруча куркыныч тудыра. Мондый хокук бозулар өчен административ санкцияләр дә (Административ хокук бозулар кодексы, 13.53 маддәсе) җинаять җаваплылыгы (Җинаять кодексының 280 һәм 282 маддәләре) да каралган.
Бу очракта судлар очраклы яки вакытлыча саклауны да эш ачу өчен җитәрлек нигез дип бәяли ала, бигрәк тә кулланучы параллель рәвештә социаль челтәрләрдә активлык күрсәткән булса.
Хәрби объектларны фотога төшерү яки сурәтләрен тарату да өстәмә куркыныч булып санала. Җинаять кодексының 284.1 маддәсе илнең иминлегенә куркыныч тудыра торган мондый эшчәнлеккә ярдәм иткән өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.