Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2025

Зәй көрәшчеләре бәйгедә җиңү яулап, парашюттан сикерү хокукы алды

0

Түбән Кама шәһәрендә Хәрби десант гаскәрләре көненә һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган гвардия рядовое Иван Григорьевич Марков истәлегенә багышланган 2011 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча муниципаль ара турнир узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Анда Зәйдән тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре катнашты.

30 кг га кадәр авырлык категориясендә Данис Фаршатов, 41 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов, 68 кг. га кадәр үлчәүдә Адель Якупов чемпион булды.

48 кг га кадәр авырлык категориясендә Анатолий Минькин көмеш призер булды. Барлык җиңүчеләргә дә парашют белән сикерү мөмкинлеге бирелде.

Фото: © https://zainsk-inform.ru















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *